Фәрит Мөхәммәтшин: "Мөһим мәсьәлә – мәктәпне тәмамлаучыларны ничек әзерлибез?”

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Бүген «Казан Экспо»да «Россия мәгарифе» дигән EDU Russia форумында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп укытучыларын әзерләү мәсьәләсен күтәрде.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, гомуми белем бирү мәктәбе конкурентлыкка сәләтле чыгарылыш укучыларын әзерләргә тиеш. Шул ук вакытта ул укучыларны БДИга әзерләүгә игътибар итте.

EDU Russia «Россия мәгарифе» форумы - ил төбәкләре өчен халыкара мәйданчык. Чара заманча илдә белем бирүнең актуаль мәсьәләләре буенча карарлар эзләүгә, Россия белгечләренә иң яхшы тәҗрибәне бирүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International