Эш бирүчеләр хезмәткәрләрне сайлаганда иң төп сыйфат итеп адаптивлылык һәм өйрәнергә теләк булуны атыйлар. Бу хакта бүген РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина “Россия мәгарифе " дигән EDU Russia форумында белдерде.
Мәгариф министры урынбасары ата-аналар еш кына: «Иртәгә хезмәт базарында ихтыяҗ булсын һәм көндәшлеккә сәләтле булу өчен баланы нәрсәгә өйрәтергә кирәк?», - дигән сорауны бирәләр.
Потехина фикеренчә, педагогларга яңа методикалар кирәк. “Без матди-техник базага күпме акча салсак, ФДБСны ничек кенә камилләштермәсәк, педагогларыбызга заманча таләпләр нигезендә тиз үзгәрергә ярдәм итмәсәк, без нәтиҗә ала алмыйбыз", – дип йомгаклады ул.
«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә 28 нче февраль – 1нче март көннәрендә EDU Russia «Россия мәгарифе» халыкара мәгариф форумы уза.