4нче мартта Казан Ратушасында "Казан шәһәренең ел укытучысы-2019” һөнәри осталык конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласының иң яхшы укытучыларын сайладылар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Һөнәри ярышларның республика этабында Татарстан башкаласын тәкъдим итәчәк XXIX шәһәр конкурсының җиңүчесе булып Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәитов танылды. Бәйге 8 номинациядә үткәрелде.