Вокал телеконкурсның өченче сезоны 5нче мартта Дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә гала-концерт белән ачыла. Т. Ю. Синюгина, матбугат конференциясендә чыгыш ясап, телепроектның социаль һәм мәгариф миссиясенә игътибар итте.
- Министрлык балалар өчен төрле чаралар һәм конкурсларны хуплый. Әмма бу бөтенләй үзенчәлекле проект. Балалар йортларында әле 47 мең бала бар. Әлеге проект ярдәмендә балалар гаиләле булалар, – дип сөйләде Т. Ю. Синюгина.