КФУда “Тоталь диктант" ка әзерлек курслары башланды

2019 елның 5 марты, сишәмбе

1нче мартта Казан федераль университетында «Русский по пятницам» курслары эшли башлады. Дәрес Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының бер аудиториясендә узды. Курсларда шөгыльләнергә теләүчеләр аз түгел иде, бу гражданнарның «Тоталь диктант» иҗтимагый акциясе белән кызыксынуын тагын бер кат раслый.

Дәрестә рус теле һәм гамәли лингвистика кафедрасы доценты Ольга Чупрякова кызыклы һәм үтемле формада орфографиянең авыр мәсьәләләре һәм рус телен пунктуацияләүнең катлаулы очраклары турында фикер алышты. Тыңлаучылар Павел Басинскийның тексты буенча сынау диктанты яздылар, аннары эшләрен тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International