Быел Татарстанда БДИда катнашучылар өчен контроль-үлчәү материалларында (КҮМ) дүрт фән — рус теле, җәмгыять белеме, тарих һәм чит тел буенча сизелерлек үзгәрешләр булды. Бу хакта Казанда узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
КҮМда барлык уку предметлары буенча өстәмә инструкцияләр - БДИда катнашучылар өчен биремнәрнең тиешле номерлары астында 1нче һәм 2нче номерлы бланкларда җавапларның язылуын тикшерү турында искәрмәләр кертелде. Эчтәлектәге үзгәрешләр биремнәрне формулировкалау һәм биремнәрне бәяләү системасын камилләштерү белән бәйле. Быел математика, география, физика, химия, информатика һәм ИКТ буенча контроль-үлчәү материалларында үзгәрешләр юк.
Җәмгыять белеме буенча биремнәр формулировкасы камилләштерелде. Тарих буенча БДИда катнашучы сорауга җавап урынына тарихи чыганакның бөтен текстын күчереп яза торган хәлләрне булдырмау өчен биремнәрне үтәү буенча өстәмә күрсәтмәләр кертелде. Чит тел буенча иншаның икенче, альтернатив - «Минем фикер» темасы кертелде.