ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы: 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар йомгаклау иншасын яхшы гына башкардылар

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

11 нче сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелү өчен кирәк булган йомгаклау иншасын яхшы гына башкардылар. Бу хакта Казанда узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

"5нче декабрьдә йомгаклау иншасын 16 меңнән артык укучы язды, шулардан 35 кеше зачет ала алмады. Бер укучы кәрәзле телефон куллану өчен чыгарылды. 346 укучы изложение язды, шулардан 4 кеше зачет ала алмады. 6нчы февральдә йомгаклау иншасын 100 катнашучы язды, аларның икесе  эшли алмады, 8 катнашучы изложение язды, аларның барысын да башкара алды», – дип сөйләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International