Рафис Борһанов Татарстанда БДИ үткәрү вакытын атады

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

11 нче сыйныфта дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү өчен өч чор билгеләнде: вакытыннан алда, төп һәм өстәмә. Быел мәктәп укучылары өчен БДИ үткәрү вакытын ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Казанда узган брифингта җиткерде.

"БДИны вакытыннан алда тапшыру 20нче марттан 10нчы апрельгә кадәр үткәрелә. Бу вакытта имтихан үткәрү буенча ике пункт эшләячәк. Бу - Яр Чаллы шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Казанның Авиатөзелеш районындагы 62 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем бирү мәктәбе», - диде ул.

Имтиханнарны вакытыннан алда 14 гомуми белем бирү фәне буенча 738 катнашучы тапшырачак. Узган елларның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аеруча рус теле, профильле математика, җәмгыять белеме, биология һәм химия буенча имтиханнар  кирәк.

11 нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры 27нче майдан 1нче июльгә кадәр узачак.

2019 елда 11нче сыйныф чыгарылыш укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясендә төп чорда агымдагы елның 16 мең 329 укучысы катнашачак. Сайлау предметлары арасында җәмгыять белеме үзгәрешсез кала, икенче урында физика, химия һәм биология фәннәре. БДИ үткәрү өчен өстәмә этап 3 – 20нче сентябрьгә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International