Татарстан Республикасы мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округының IV интеллектуаль олимпиадасында җиңүчеләр өчлегендә

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Дүрт ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы мактаулы икенче урынны алды.

 

2019 елның 5 нче мартында Йошкар-Олада мәктәп укучылары арасында Идел буе федераль округының IV интеллектуаль олимпиадасының Округ финалын ябу тантанасы узды.

Исегезгә төшерәбез, Марий Эл Республикасы башкаласына Идел буе төбәгенең барлык төбәкләреннән 168 иң эрудицияле өлкән сыйныф укучысы килде. Алар барысы да муниципаль һәм региональ сайлап алу ярышларында җиңүчеләр.

5нче март көнне балалар өчен «Робототехника», «Программалаштыру», «Уйлап табу мәсьәләләрен чишү» һәм «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» юнәлешләре буенча ярышлар узды. Һәр юнәлештә җиңүчеләр билгеләнде. "Робототехника”да беренче урынны - Чуваш Республикасыннан килгән, икенче урынны - Татарстан Республикасыннан, өченче урынны Түбән Новгород өлкәсеннән килгән команда алган. "Программалаштыру”да Киров өлкәсе укучылары иң яхшылар булды, икенче урынны - Саратов өлкәсе, өченче урынны Чуаш Республикасы яулады. Уйлап табу мәсьәләләрен хәл итүдә беренче урында – Саратов өлкәсе, икенчедә - Марий Эл Республикасы, өченчедә – Мордовия Республикасы. «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенында Пермь крае командасы җиңү яулады, икенче урында – Ульяновск өлкәсе җыелма командасы, өченче урында Киров өлкәсе укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International