ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның 8нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлавы

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Кадерле хезмәттәшләр!

Барлык хатын-кызларны, педагогларны, тәрбиячеләрне, мәгариф оешмалары җитәкчеләрен 8нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм.

Җир йөзендәге иң кадерле һәм әһәмиятле һәрнәрсә хатын-кыз исеме белән бәйле: туган йорт, гаилә җылысы, мәхәббәт, тугрылык. Нәкъ менә сез ирләр язмышында искиткеч роль уйныйсыз һәм һәрберебезнең тормышын илһам һәм гармония белән тулыландырасыз. Көндәлек мәшәкатьләргә карамастан, сез һәрвакыт барлык өлкәләрдә дә эшлекле һәм актив булып каласыз.

Бүгенге көндә Татарстан мәгарифе өлкәсендә 65 меңнән артык кеше эшли һәм аларның күбесе – хатын-кызлар. Сез тормышыгызның төп эше итеп җәмгыятебездә һәрвакыт аерым мөнәсәбәткә ия булган игелекле, кирәкле, социаль яктан әһәмиятле һөнәр сайладыгыз. Сез балаларыбызны тәрбиялисез һәм белем бирәсез. Илебезнең киләчәге сезнең кулларда.

Татарстан үзенең педагоглары белән хаклы рәвештә горурлана, алар арасында Россиянең атказанган укытучылары, абруйлы дәүләт премияләре лауреатлары, грант ияләре, республика һөнәри бәйгеләрендә җиңү яулаганнар шактый.

Сезгә ихлас күңелдән  җиңел булмаган игелекле хезмәтегездә иҗади уңышлар, барлык теләкләрегезнең чынга ашуын һәм укучыларыгызның сезне һәрвакыт югары казанышлары белән шатландырып торуын телим.

Сәламәт, бәхетле һәм сөекле булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International