WorldSkills Kazan 2019 флагы эстафетасы Россия Федерациясенең 24 регионына кагылачак, шулай ук Татарстанның 43 районын һәм республиканың ике шәһәрен йөреп чыгачак.
Якын арада дөнья чемпионаты флагы Салехард (19нчы март), Ярославль (8 – 10нчы апрель) һәм Листвянкада (апрель ахыры) булачак.
2019 елда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын ачу тантанасы WorldSkills флагы эстафетасының финал ноктасы булачак.