6нчы мартта Казанның 3нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин рәислегендә 2019 елда Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү системасының актуаль мәсьәләләре буенча республика киңәшмәсе узды.
Сәламләү сүзе белән Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф идарәсе бүлеге башлыгы Минзилә Закирова, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова чыгыш ясады.