"Глаголица” бәйсез балалар әдәби премиясенең ел саен үткәрелә торган конкурс сезонына гаризалар кабул ителә башлады. Анда Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән, рус һәм татар телләрендә иҗат итүче 10 - 17 яшьлек яшь авторлар катнаша ала.
Конкурс берничә этаптан торачак. Мәсәлән, 4нче октябрьгә кадәр барачак беренче этапта «озын исемлек»не формалаштыру - конкурска җибәрелгән барлык 100 иң яхшы эшне сайлап алу үткәрелә. Алар арасыннан конкурсның «кыска исемлеге»нә керәчәк иң яхшы 60 эш сайлап алыначак. 18 – 22нче ноябрьдә жюри дипломантларны һәм гран-при ияләрен танылган язучылар һәм шагыйрьләр белән бер атналык мастер-классларда билгеләячәк. Жюри әгъзалары - заманча язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр һәм эссеистлар: Виктор Лунин, Сергей Махотин, Михаил Яснов, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина һәм башкалар.