Татарстаннан Федор Шадрин WorldSkills ка әзерлек кысаларында Россия җыелма командасы составында Бразилиягә тренировка җыеннарына барачак. Укулар SENAI Порту-Алегрида эшче кадрлар әзерләү буенча уку үзәгендә узачак. Бу хакта "Матбугатта басма технологияләр" компетенциясе буенча белгеч, "Идел-пресс”ның баш технологы Светлана Кинтас хәбәр итте.