Дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең бердәм расписаниесе нигезендә 2019 елның 20 нче мартыннан 10нчы апреленә кадәр узган еллар чыгарылыш сыйныф укучылары, урта һөнәри белем бирү укучылары һәм агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханы уздырыла.
БДИны вакытыннан алда тапшыру өчен 738 кеше гариза тапшырган.
БДИ-2019 вакытыннан алда ике имтихан үткәрү пунктында үткәрелә:
Яр Чаллы шәһәренең "6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында эшләп килүче 2625 нче имтихан үткәрү пунктында, адресы: Һади Такташ, 27;
Казан шәһәре Авиатөзелеш районының "62 нче аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында гамәлдә булган 5402 нче имтихан үткәрү пунктында.