Татарстанда өч фән буенча Бөтенроссия олимпиадалары узачак

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Россиядә мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этаплары башланды. 17нче марттан 27нче апрельгә кадәр илнең 14 төбәгендә 24 гомуми белем бирү фәне буенча олимпиада узачак.

Бу уку елында олимпиадаларның Бөтенроссия йомгаклау этабы илнең 5 458 укучысы берләштерәчәк. Бу хакта карар олимпиаданың Үзәк оештыру комитетында кабул ителде. Катнашучылар санын берничә фән: астрономия, информатика һәм ИКТ, италия, испан һәм кытай телләре, рус теле, технология, физика, физик культура, икътисад буенча арттырганнар.

Татарстан өч фән - география, сәнгать (МХК), информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International