35 меңнән артык кеше БДИны вакытыннан алда тапшырачак

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

2019 елда бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) вакытыннан алда үткәрү чорында катнашу өчен 35 меңнән артык кеше гариза тапшырган. БДИ-2019 вакытыннан алда 20нче марттан 10нчы апрельгә кадәр узачак.

БДИны вакытыннан алда тапшыру мөмкинлеге узган еллар чыгарылыш сыйныф укучыларына, шулай ук документ нигезендә расланган җитди сәбәпләр аркасында агымдагы елда төп срокта имтиханда катнаша алмаучы чыгарылыш сыйныф укучыларына бирелә.

2019 елда вакытыннан алда имтиханда 1,3 мең чыгарылыш сыйныф укучысы һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән 173 кеше катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International