19нчы мартта француз теле һәм астрономия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабын ачу тантанасы узды. Алар Самара өлкәсендә һәм Мәскәүдә уза.
Самара өлкәсе астрономия буенча йомгаклау этабында катнашучыларны каршы ала. Россия Федерациясенең 44 субъектыннан 192 укучы Самарага теоретик, гамәли турларда һәм блиц-тестта катнашу өчен килде. Татарстан командасында - 9 укучы. Алар республика данын яклаячаклар. Балаларны Бөтенроссия олимпиадасы финалына Казан федераль университеты укытучылары һәм мәктәп укытучылары әзерләде.