"Сириус. Курслар” - өстәмә белем бирү онлайн-мәктәбе.
Бүгенге көнгә ресурста 7, 8, 9нчы сыйныфлар өчен геометриядән олимпиада буенча 100 видеоролик һәм 600 мәсьәләне үз эченә алган өч дистанцион программа бар. Теркәлү 1 майга кадәр барлык теләүчеләр: укучылар, ата-аналар һәм педагоглар өчен ачык.
Моннан тыш, якын арада яңа математик курслар, аннары башка фәннәр буенча программалар да эшләтеп җибәреләчәк.
Курслар Россиянең алдынгы мәктәпләре һәм югары уку йортлары укытучылары тарафыннан эшләнгән видеолекцияләрдән һәм интерактив күнегүләрдән тора.