Казан шәһәре Мәскәү районының мәшгульлек үзәгендә гамәли дәресләр

2019 елның 22 марты, җомга

2018 елдан башлап Н. Ә.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фонды грантын алган «Өйрәнчектән остага» проектын тормышка ашыра. Проект кысаларында мәктәп предприятиеләргә экскурсияләр оештыра, эшче белгечлекләр белән таныштыра, яшүсмерләрнең һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү өчен тышкы белгечләрне җәлеп итә.

20нче мартта Казан шәһәре Мәскәү районының мәшгульлек үзәге 24 укучы өчен үз ишекләрен ачты. Үзәк хезмәткәрләре «Өйрәнчектән остага» проектында катнашучылар өчен гамәли юнәлешле дәрес үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International