22 – 23нче март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалы узды.
Ярышларда Азнакай, Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Саба, Ютазы муниципаль районнарыннан, Яр Чаллы һәм Казаннан 16 команда катнашты. Ярышларда катнашучыларның гомуми саны - 288 кеше.