Владимир Путин Россия укучылар хәрәкәтенең IV съездында катнашучыларга сәламләү юллады

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасының IV съездын оештыручыларга һәм кунакларга сәламләү юллады.
Документ Кремль сайтында урнаштырылган.
Россия Президенты Владимир Путин 2015 елның 29нчы октябрендә «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" (РДШ) Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасын төзү турында Указга кул куйды.
РДШ рәисе итеп космонавт-сынаучы Сергей Рязанский билгеләнде. Оешманың беренче съезды МДУ тарафыннан 2016 елның 18 нче һәм 19нчы маенда узды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International