2019 елгы БДИның вакытыннан алда чоры һәм имтихан эшләре нәтиҗәләрен игълан итү вакыты турында

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

20нче мартта 2019 елгы БДИның  вакытыннан алда чоры старт алды. Беренче булып әдәбият һәм географияне сайлаганнары имтихан тапшырды. Ә ике көннән соң, җомга көнне, 22нче мартта, вакытыннан алда этабында барлык катнашучылар өчен мәҗбүри булган  рус теле буенча  БДИ  яздылар.
Татарстанда барлыгы 738 кеше бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыра. Аларның күбесе - узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары, үз нәтиҗәләрен яхшыртырга һәм югары уку йортына керү өчен кирәкле баллар җыярга теләгән кешеләр. Алардан тыш, имтиханнарны вакытыннан алда тапшыруда җитди сәбәпләр аркасында төп чорда бирә алмаучы унберенче сыйныф укучылары да катнаша.
Әйтик, чыгарылыш сыйныф укучысының халыкара ярышларда, олимпиадаларда катнашуы, шулай ук БДИның төп этабы вакытында  сәламәтлеккә бәйле проблемалар, дәвалау планлаштырылган булуы җитди сәбәп булып тора.
2019 елның 20нче мартыннан 10нчы апреленә кадәр Татарстанда 2 имтихан үткәрү пункты эшли - Яр Чаллы шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы 62 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомуми белем бирү мәктәбе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International