Укучыларның көтеп алынган язгы каникуллары башланды

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

25нче марттан Татарстан укучыларының көтеп алынган язгы каникуллары – кызыклы очрашулар, мавыктыргыч конкурслар, уеннар һәм ярышлар вакыты башланды.
Язгы каникуллар вакытында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  «Костер» сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә “Мөстәкыйль балалар” наркотикларга каршы проектында катнашучылар өчен  профильле смена уздыра. Профильле сменада Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарыннан наркотикларга каршы проектның 125 активисты катнаша.
2019 елның 22 – 31нче мартында ата-аналар комитетының «Дус сыйныф серләре» республика конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары Казан шәһәрендәге «Шәһәр панорамасы» музеена барачаклар, «Ривьера» аквапаркында бөтен сыйныф белән ял итәчәк.
Язгы каникул чорында 158 мәктәп яны лагеренда 7586 укучы ял итәчәк. Мәктәп яны лагерьларының эшчәнлеге профильле укыту программаларына нигезләнгән, бу балаларга күңелле ял гына түгел, ә белем бирү программалары буенча белемнәрен дә киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
"Дуслык” республика олимпиада үзәгендә төрле олимпиадалар буенча әзерлек эшләре узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International