"Әйдаманнар диктанты» илнең 50 төбәгендә язылачак

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

27нче мартта Россиянең 50 төбәгендә «Әйдаманнар диктанты» бөтенроссия акциясе узачак. Татарстанда ул 10 шәһәрдә 14 мәйданчыкта узачак.
Акция әйдаманнарның педагогик грамоталылыгын арттыру һәм аларны балалар белән эшләү өчен кирәкле педагогика һәм психология өлкәсендә белемнәр туплауга кызыксындыру максатыннан оештырыла.
Диктант түбәндәге тәртиптә узачак: катнашучыларга текстлы бланклар биреләчәк, алар белән эшләгәндә педагогика һәм психология өлкәсенә кагылышлы югалган сүзләрне куярга, төшеп калган хәреф-орфограммаларны урнаштырырга һәм тыныш билгеләрен куярга кирәк тиеш.
Диктант тексты педагогик һәм методик әдәбият материаллары нигезендә әзерләнде, аның белән, кагыйдә буларак, әйдаманнар уку процессында танышырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International