Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты яшь педагогларны "TeachMeet" семинарына чакыра

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты яшь педагоглар советы белән берлектә «Укытучы 2.0» федераль инновацион проектын тормышка ашыру кысаларында яшь педагоглар өчен семинарлар сериясен дәвам итә. «Укучылар һәм педагоглар компетенцияләрен үстерүдә нәтиҗәле алымнар» темасы буенча чираттагы семинар 2019 елның 2нче апрелендә 14:00дән 16:30га кадәр Казан шәһәре Совет районының 108 нче мәктәбендә узачак.
Семинар «TeachMeet» форматында узачак (инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә – «өйрәтү очрашулары»), ягъни педагоглар тыңлаучылар сыйфатында гына түгел, ә 3 - 5 минут дәвамында чыгыш ясый да алачаклар. Катнашучылар һәр чыгыштан соң яки чара тәмамланганнан соң 2 минут эчендә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачаклар.
Семинарда тыңлаучы сыйфатында көндезге яки дистанцион катнашу яки чыгыш ясау өчен сылтама буенча теркәлү формасын тутырырга кирәк: https://goo.gl/AyyfYf.
Семинарның трансляциясен «TeachMeet» рәсми төркемендә түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин булачак https://vk.com/teach_meet.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International