Казан мәктәп укучыларының әйләнә-тирәне саклау буенча проектларын бөтенроссия конкурсында бәяләделәр

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

2019 елның 23 – 24нче мартында Мәскәүдә яшь әйләнә-тирә мохитне өйрәнүчеләр бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы булып узды. Анда Россия Федерациясенең 57 субъектыннан 127 укучы катнашты. Татарстан Республикасыннан региональ этап җиңүчеләре: Миркялам Джахангиров  һәм Алексей Царенко, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 86 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары, Совет районының «Танкодром» балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүчеләр, шулай ук Казан шәһәре Идел буе районының «Галактика» белем бирү үзәге - 35 нче лицейның 11 сыйныф укучысы Карина Геппа катнашты.
«Экологик мониторинг» номинациясендә 2нче урынны Миркялам Джахангиров,  «Көнкүреш калдыкларын утилизацияләү һәм зарарсызландыру» номинациясендә Карина Геппа 3нче урынны яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International