25нче мартта Мәскәү халыкара мөнәсәбәтләр дәүләт институтында экология буенча I Халыкара фәнни-гамәли укучылар конференциясе булды. Анда сайлап алу этабында җиңүче Россия һәм Белоруссиядән тотрыклы үсеш максатларына ирешү проблемаларын өйрәнүгә юнәлдерелгән фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып баручы 12-18 яшьлек укучылар катнашты.
Татарстан данын конференциядә Казан шәһәре Совет районының «Танкодром» балалар иҗаты үзәге укучысы Камилә Вәлиева (темасы - «Экойорт проектлаштыруда энергияне сак тоту буенча экологик менеджмент») һәм Казан федераль университетының А. М. Бутлеров исемендәге Химия институтының 1 курс студенты Ксения Королькова (темасы - "Чуваш Республикасының кайбер районнарында герпетофаунаны өйрәнү мәсьәләсе") яклады. Катнашучыларның икесе дә «Шәһәрләр һәм торак пунктларның экологик тотрыклылыгы» һәм «Биологик төрлелек, климатның глобаль үзгәреше һәм аның нәтиҗәләре» номинацияләрендә 1нче урынны алды.