Шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге “Кояшлы ил” IV республикакүләм фәнни – гамәли конференция

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

 25 нче март көнне Буа муниципаль районының Яңа Чәчкап  урта гомуми белем мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге “Кояшлы ил” IV республикакүләм фәнни – гамәли конференция булып узды. Конференция 5 юнәлештә эшләде:

  • “Утырып уйлар уйладым”( Ә.Рәшитнең тормыш юлы һәм иҗаты)
  • “Шигъри тәлгәшләр”
  • “Шушы яктан, шушы туфрактан без...”
  • “Театр яктылыкка, нурга илтә”
  • “Пушкин – Россиянең могҗизасы.Аңа һәркем гашыйк, ул –бердәнбер”

Барлыгы 151 эш җибәрелгән иде. Шулар арасыннан Буа, Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы районнарыннан килгән 131 укучы чыгыш ясады. Һәр катнашучы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Казан дәүләт аграр университеты  дипломнары белән бүләкләнде. Бәйрәмдә язучылар һәм шагыйрьләр Галимҗан Гыйльманов, Газинур Морат, Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәлах; Казан дәүләт аграр университеты профессорлары Газимҗан Шәрәфетдинов, Гүзәлия Клычова; Татар – информ агентлыгы журналисты Марат Мөбәрәкшин, Болгар радиосы журналисты Фаил Гыймадов; Татарстан китап нәшриятыннан Руфинә Гарипова катнаштылар.  Татарстан  китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан китап күргәзмәсе һәм китап сату оештырылды.

 Конференциядә катнашучылар, мәртәбәле кунаклар зур канәгатьләнү хисе кичерделәр һәм Яңа Чәчкап мәктәбе коллективына үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International