Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан һәм Чаллы халкына 1 нче апрельгә кадәр мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә керү өчен ташламалы кабул итүне раслау кирәклеге турында искә төшерә.
Балалар бакчасына ташламалы юллама алуга дәгъва кылучы ата-аналар арасында элек бирелгән гаризаның статусын Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында тикшерергә була. Гариза шәхси кабинетта «Ташламаларны раслау» статусына ия булган очракта, балалар бакчалары комплектлана башлаганчы район мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.