2019 елның 27нче мартында Игорь Комаров Түбән Новгородның “Комедія" театрында булды һәм спектакль башланыр алдыннан тамашачыларны һәм актерларны театр көне белән котлады. Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2019 ел Россия Федерациясендә театр елы дип игълан ителүен искәртте. Игорь Комаров Идел буе федераль округында театр эшчәнлеге белән бәйле төрле инициативаларга ярдәм итү эше алып барылуын, ләкин яшьләрне театр мохитенә җәлеп итүгә аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте.