"Земство укытучысы” проектын төбәкләрдә 2020 елның 1нче гыйнварыннан башлап җибәрергә планлаштыралар

2019 елның 29 марты, җомга

Россия мәгариф министры урынбасары Татьяна Синюгина хәбәр иткәнчә, «Земство укытучысы» проектын төбәкләрдә 2020 елның 1нче гыйнварыннан башлап җибәрергә планлаштыралар.
Бу хакта ул Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитетының Россиядә авыл мәктәпләрен үстерүгә багышланган түгәрәк өстәл барышында белдерде.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта төбәкләрдә әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча ведомство эчендәге фикер алышулар уза.
Федераль җыенга еллык юлламасында РФ Президенты Владимир Путин «Земство укытучысы» программасын илебездә 2020 елдан башлап эшләтеп җибәрергә кирәк, дип белдерде. Әлеге программа кысаларында кече шәһәрләргә һәм авылларга эшләргә барачак педагоглар 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International