29нчы мартта Яшел Үзән районында Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Мин авылны сайлыйм» проекты кысаларында укучыларның IX фәнни-тикшеренү, проект–иҗади эшләре республика конкурсының йомгаклау этабы булып узды.
Конкурска 4 – 9нчы сыйныфларда укучы 88 укучы үз эшләрен тәкъдим итте. Секция эшендә Әтнә, Апас, Биектау, Спас, Тәтеш, Яшел Үзән, Азнакай, Алексеевск, Теләче, Арча, Ютазы, Кукмара, Саба муниципаль берәмлекләре укытучылары һәм тәрбиячеләре катнашты.
Конкурсның эше 4 секция буенча башкарылды.