"Юнармия” хәрәкәтендә катнашучыларга шәхси казанышлары өчен БДИга өстәмә баллар өстәләчәк

2019 елның 31 марты, якшәмбе

"Юнармия” хәрәкәтендә катнашучыларга шәхси казанышлары өчен бердәм дәүләт имтиханнарына өстәмә баллар өстәләчәк, дип хәбәр итә ТАСС хәрәкәтнең Баш штабы начальнигы Роман Романенко әйтүе буенча.
“Хәзерге вакытта бездә 20 дән артык югары уку йорты белән килешүләр бар, алар буенча инде быел ук яшь армиячеләргә шәхси казанышлары өчен БДИга өстәмә баллар өстәләчәк", – диде Романенко.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International