Татарстан җыелма командасы әгъзалары WorldSkills милли чемпионатында катнашу өчен көрәшә. Ярымфинал ярышлары илнең 21 төбәгендә уза. Яшь белгечләрнең сайлап алу сынауларына ничек әзерләнүләре турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һәм WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин сөйләделәр.
Анда 330 кеше кергән ТР җыелма командасы узган елның декабрендә узган чемпионатның республика этабы нәтиҗәләре буенча формалаштырылды. «Бу - милли чемпионат вакытында Татарстанның иң күп җыелма командасы. Мин ышанам, без бу елның финал циклында иң зур җыелма командаларның берсе булачакбыз», - диде А. Поминов һәм узган еллардан аермалы буларак, республика җыелма командасы составына республиканың халык аз яши торган пунктлары вәкилләре дә керүен билгеләп үтте.