Рөстәм Миңнеханов республикада яңа полилингваль мәгариф комплекслары булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яңа полилингваль мәгариф комплекслары төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, шулай ук республиканың кайбер муниципаль берәмлекләре башлыклары, министрлыклар һәм ведомстволар, әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре, Татарстан Республикасы гомуми һәм югары белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International