Казан укучысы испан теле буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңүче булды

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Бүген Мәскәүдә узган испан, италия һәм кытай телләре буенча бөтенроссия мәктәп

укучылары олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары игълан ителде. 28нче мартта

башланган һәм 1нче апрельдә тәмамланган олимпиадада безнең республикадан 7 укучы

катнашты.

Испан теле буенча узган олимпиада нәтиҗәләре буенча Казан шәһәре Вахитов районының

39 нчы мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Людмила Филиппова җиңүче булды. Ул

шулай ук Испаниядә Universidad de Jaén университетында уку өчен стипендиягә лаек

булды. 

Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 11нче сыйныф укучысы

Ментемир Норузбаев әдәби сәләт өчен махсус бүләк – премия алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International