1 – 2нче апрель көннәрендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты базасында узачак чараны Казан федераль университеты һәм Бөтенроссия тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе оештыра.
Киңәшмә кысаларында Бөтенроссия тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе президиумының киңәйтелгән утырышы һәм гуманитар белемнең алга киткән юнәлешләренә багышланган түгәрәк өстәл үткәреләчәк.
Аерым алганда, Россия Фәннәр академиясенең гомуми тарих институты фәнни җитәкчесе, Бөтенроссия тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары ассоциациясе рәисе Александр Чубарьян рәислегендә узачак чаралар барышында Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеш стратегиясе контекстында социаль-гуманитар фәннәр һәм белем үсеше перспективалары буенча фикер алышу планлаштырыла. Шулай ук 1нче апрельдә КФУ студентлары өчен Россия Фәннәр академиясе академигы алда аталган темага багышланган лекция узачак.