Чистай шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 10 нчы мәктәбе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантаналы чара уку йортында узды.

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

Бәйрәмгә укытучылар, мәктәп ветераннары, башка уку йортларыннан хезмәттәшләре, мөхтәрәм кунаклар җыелды. Юбилей уңаеннан бәйрәм концерты булды һәм төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.
Мәгариф системасына саллы өлеш керткәннәре өчен мәктәп директоры Илһамия Сабирҗанова, укытучы-логопед Лилия Вафина, дефектологлар Надежда Донеева һәм Резеда Ибраһимова, озайтылган көн төркеме тәрбиячесе Татьяна Аржанцева Чистай районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International