1нче апрельдән Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә балалар бакчаларын комплектлау процессы башланды.
Татарстан Республикасы Югары суды карары нигезендә Яр Чаллы шәһәренең балалар бакчаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны комплектлау тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Комплектлаштыру уку елы башына, ягъни 1 сентябрьгә тиешле яшь категориясенә җиткән балалар арасыннан, гамәлгә ашырыла (элегрәк яшь буенча исәп-хисап 31 декабрьгә башкарыла иде).
Мәсәлән, 2 - 3 яшь төркеменә (ясельная группа) 2016 елның 1нче сентябреннән 31нче августына кадәр туган балалар керә; 3 -4 яшь төркеменә – 2015 елның 1нче сентябреннән 31нче августына кадәр туган балалар һ.б.