Бүген Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәгариф идарәсе шәһәрнең балалар бакчаларын территориаль беркетүгә үзгәрешләр кертү турында карар кабул итте.
Казан шәһәре территориясендә теркәлү узган барлык балалар да теркәлү районына бәйсез рәвештә Казан шәһәре территориясендә урнашкан теләсә кайсы балалар бакчасына кабул ителү һәм тәрбияләнү хокукына ия.