Татарстанда вакытыннан алда БДИның төп чоры өзеклексез узды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда БДИны вакытыннан алда тапшыру этабының төп чоры штат режимында узды. БДИның вакытыннан алда этабы бөтен Россия буенча, шул исәптән Татарстанда да, 20нче мартта география һәм рус әдәбияты буенча имтиханнар белән башланды. 3нче апрель көнне җәмгыять белеме, информатика һәм ИКТ буенча имтиханнар узды. БДИны вакытыннан алда тапшыру өчен резерв көннәр 5нче, 8нче һәм 10нчы апрельгә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International