Бүген, 4нче апрель көнне, Питрәч районының Иске Шигали авылында «Царево усадьбасы» торак комплексында яңа балалар бакчасы ачылу тантанасы узачак. "Ивушка” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеше 2017 елның августында башланды. Төзелешкә республика бюджетыннан 86,5 млн сум бүлеп бирелгән.
Балалар бакчасы 160 урынга исәпләнгән. Барлыгы биредә сигез төркем булачак, шул исәптән ике яшьтән өч яшькә кадәрге өч төркем.
Бинаның гомуми мәйданы халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен җайлаштырылган һәм 3887,6 кв.метр тәшкил итә.