Болгарда "Тамырлар. Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләр очрашуы”

2019 елның 6 апреле, шимбә

3нче апрельдә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә "Тамырлар. Спас җирендә туган якны өйрәнүчеләр очрашуы” форумы узды. Форумны оештыручылар - ТР Мәгарифне үстерү институты, Спас районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, Спас районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Александр Ермилин  һәм Болгар музей-тыюлыгының фән буенча директор урынбасары Андрей Фәсхетдинов мөрәҗәгать итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International