Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Азнакай районы мәгариф оешмаларында планлы рәвештә тикшерү тәмамлады, анда мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге, лицензия таләпләре үтәлешен һәм сыйфатын контрольдә тоту мәсьәләләре буенча проблемалы мәсьәләләр билгеләнде.
Киңәшмәдә министр урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, мәгариф идарәсе башлыгы Альберт Рахманов, мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 115 күрсәтмә бирелде. Бозуларны бетерү срогы 2019 елның 20нче сентябренә кадәр билгеләнде.