3 нче апрельдә РИА “Новости" мәйданчыгында Мәскәү халыкара мәгариф салоны старт алуга багышланган матбугат конференциясе узды, ул 10нчы апрельдә ВДНХның 75нче павильонында ачылачак. Чара кысаларында Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары И. П. Потехина чыгыш ясады.
И. П. Потехина хәбәр иткәнчә, 10нчы һәм 11нче апрельдә узачак «ПроеКТОриЯ» һөнәри юнәлеш бирү дәресләре Россия Мәгариф министрлыгы линиясе буенча үзәк вакыйга булачак.