Казанда "Ел укучысы – 2019” сайланды

2019 елның 5 апреле, җомга

Конкурсның финалы 4нче апрельдә "Заречье” балалар иҗат үзәге базасында узды.
Катнашучылар 4 сынауда ярыштылар: “Тәкъдим итәргә рөхсәт итегез!” иҗади презентациясе, “Безнең бөек Пушкин” оратор сәнгате конкурсы, “Уч төбендә театр” интеллектуаль конкурсы, шулай ук “Кызыклы эшче һөнәрләре” дип аталган лепбук та бар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Казан шәһәренең 167 нче мәктәбеннән Дилә Мөхәммәдиева һәм 50 нче гимназиядән Данил Минубаев «Ел укучысы - 2019» исемен яуладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International