Буада 5нче апрель көнне М.М. Вахитов исемендәге гимназия базасында «Минем кече Ватаным» III төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Конференция сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, интеллектуаль иҗатны үстерү, аларны тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү максатыннан уздырылды.
Конференциядә Ульяновск, Оренбург, Әстерхан, Төмән өлкәләреннән, шулай ук Дагыстан, Удмуртия, Чувашстан, Татарстан һәм башка төбәкләрдән 111 мәктәп укучысы һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре катнашты.