Рөстәм Миңнеханов студентларга, аспирантларга һәм курсантларга дәүләт стипендияләрен билгеләү турында указ имзалады

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов студентларга, аспирантларга һәм курсантларга махсус дәүләт стипендияләрен билгеләү турындагы указга кул куйды. 90 кеше бик яхшы өлгереш, олимпиадаларда җиңү һәм призлы урыннар өчен акча алачак. Стипендияне КФУ, КНИТУ-КХТИ, КНИТУ-КАИ, КДМУ, Казан танк училищесы һәм республиканың башка югары уку йортлары укучыларына билгеләделәр.
Аспирантлар өчен стипендия күләме 33 мең сумнан артык, югары уку йортлары студентлары һәм курсантлар өчен — 27 мең сумнан артык, ә урта махсус уку йортлары студентлары өчен 16 мең сумнан артык тәшкил итәчәк.
http://president.tatarstan.ru/file/laws/laws/laws_243481.pdf

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International