Мәскәүдә 1нче апрельдән 6нчы апрельгә кадәр Россия Халыклар дуслыгы университеты базасында рус теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды. Анда бөтен Россиядән 236 укучы катнашты. Татарстан җыелма командасын Казан, Яр Чаллы һәм Нурлаттан 8 укучы тәкъдим итте.
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы төрле мәктәпләрдән, Россия Федерациясе субъектларыннан укучыларны гына түгел, сәләтле балаларны ачыкларга омтылучы фән хезмәткәрләрен, мәктәп укытучыларын, югары уку йортлары мөгаллимнәрен дә берләштерә.
Мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары:
Елена Батракова, Казан шәһәре Вахитов районының 131нче номерлы лицееның 9нчы сыйныф укучысы; Казан шәһәре Вахитов районының 131нче номерлы лицееның 10нчы сыйныф укучысы Татьяна Лукоянова; Анастасия Пиксендеева, Норлат шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.